Табигатьне чүп-чардан сакла! Идел-Кама территориаль идарәсе экологлары заманча экологик проблемалар турында сөйләделәр

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре Чистай шәһәренең 2нче лицее укучыларына табигатьне һәм экологияне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләделәр. Балалар инспекторларны аеруча кызыксынып тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Уен күнегүләре һәм биремнәр ярдәмендә балалар экологик эзләрне ничек киметергә һәм калдыкларны сортларга аерырга өйрәнделәр.

«Министрлыкның өстенлекле бурычларының берсе – балаларны экологик яктан уйларга өйрәтү. Моның өчен без мондый дәресләрне гомуми белем бирү учреждениеләрендә даими үткәрәбез һәм инде кечкенәдән үк балаларны әйләнә-тирәлек турында кайгыртырга өйрәтәбез», – диләр Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International