Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Киров районының 2нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Су саклаучылар» дигән мавыктыргыч дәрес үткәрделәр.
29 августтан 4 сентябрьгә кадәр Камчатка краенда «Экосистема.Тыюлыклар крае» бөтенроссия яшьләр экологик форумының II этабы булып узды, анда «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы активистлары Талия Зиннәтова һәм Анна Баймяшкина да катнашты.
«Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Лаеш районы Имән Кискә авылында Кама елгасы ярын чистарту буенча өмә үткәрелде.
Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, 5 нче сыйныф укучылары өчен, Урман хезмәткәрләре көне алдыннан, «Табигатьне саклыйбыз - Ватаныбызны саклыйбыз» дигән темага экология буенча танып-белү дәресе үткәрделәр.
Бүген республика мәктәпләрендә экология буенча интерактив дәресләр башланды. Аларны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының барлык территориаль идарәләре белгечләре үткәрде.
Кама буе территориаль идарәсе экологлары, «ЭкоЛаб» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән бергә, «Умка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия оештырдылар.
16 августтан 18 августка кадәр Коми Республикасының Усинск шәһәрендә «Арктика. Боз кузгалды» Бөтенроссия форум-фестивале узды Усинск өч көнгә 200 волонтер һәм 3 меңнән артык онлайн-катнашучыны берләштергән йортка әверелде.
Югары Ослан районының Кызыл Байрак поселогының яшьләре экология дәресләрендә табигать турында белемнәрен тулыландырдылар. Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары балалар белән бергә әйләнә-тирәлекне саклауның мөһим мәсьәләләрен уен формасында карадылар.
8 августтан 14 августка кадәр «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында «Табигать кануннары буенча» балалар чатыр лагере сменасы узды.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик тәрбияләү проектын гамәлгә ашырып, «Әкият» Буа балалар бакчасы коллективы «Экологик сукмак» балалар мәйданчыгын ачты. Чарада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе инспекторлары да катнашты.