Арчада «Хәзерге дөньяда табигый-фәнни белем» укучыларның экология конференциясе узды

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Арчаның В.Ф. Ежков исемендәге 1 нче мәктәбендә 6-8 нче сыйныф укучылары өчен «Хәзерге дөньяда табигый-фәнни белем» фәнни-гамәли конференциясе узды. Жюри әгъзалары сыйфатында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе экологлары чакырылды.

Конференциядә катнашучылар «Лишайниклар», «Җирнең магнит кыры һәм аның кешеләргә йогынтысы», «Эпоксид сумаладан панно», «Үрмәкүчләр», «Музыканың кеше хәтеренә йогынтысы», «Бадминтон: бер уенда файда һәм ял» кебек темалар буенча җиде тикшеренү проектын тәкъдим иттеләр. Балалар шулай ук физика, биология, сәнгать һәм спорт өлкәсендәге шәхси казанышлары, шулай ук дусларын һәм сыйныфташларын фәнни һәм иҗади проектларга ничек җәлеп итүләре турында сөйләделәр.

Конференция ахырында барлык катнашучыларга да сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Министрлык экологлары билгеләп үткәнчә, мондый чаралар укучыларның танып-белү, фәнни һәм иҗади сәләтләрен стимуллаштыра һәм халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International