Экология министрлыгы инспекторлары Чаллыдагы фәнни-гамәли конференциядә катнашучыларның эшләрен бәяләде

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Чаллы шәһәренең 22 нче мәктәбендә «Юннат - 2023» кече сыйныф укучыларының республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Жюри әгъзалары сыйфатында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе экологлары чакырылды.

Быел конференциянең читтән торып эшләү этабына 105 тикшеренү эше җибәрелгән, ә эксперт комиссиясе нәтиҗәләре буенча конференциянең алдагы этабына 62 проект узган. Бу - Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Алабуга, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Чирмешән районнары, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән килгән эшләр. Яшь тикшеренүчеләр үз эшләрен 6 секциядә  яклаганнар: «Үсемлекләр экологиясе», «Хайваннар экологиясе», «Су экологиясе», «Кеше экологиясе», «Гомуми экология» һәм «Кеше тормышында икенчел чимал куллану».

Кама буе территориаль идарәсе экологлары тәкъдим ителгән эшләрнең дәрәҗәсен югары бәяләделәр һәм укучыларны мактадылар: «Үз яшьләренә карамыйча,  алар үзләрен күрсәтә һәм үз эшләрен лаеклы яклый алдылар. Конференциядә катнашуга  җаваплы карауларын күрү күңелле».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International