ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Чаллыдагы 79 нчы «Вишенка» балалар бакчасында булып кайттылар. Очрашу гадәти булмаган форматта узды. Экологлар башта балалар белән әйләнә-тирә дөнья турында сөйләштеләр.
Бүген Чаллыда «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» акциясе кысаларында И.Ф.Тәбиев исемендәге яр буенча өмә булып узды.
Нурлат районында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчелегендә «Кондурчанефть» АҖнең нефть һәм нефть продуктлары агызуны локальләштерү һәм бетерү буенча гамәлләргә әзерлеген раслау буенча комплекслы өйрәнүләр узды. Комиссия составына ТР Экология министрлыгы, Росприроднадзор, Ростехнадзор, ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе вәкилләре һәм Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары керде.
«ЭкоМечта» экологик сменасы кысаларында ТР Экология министрлыгының экологик агарту бүлеге белгечләре Зеленодольск районының «Мечта» балалар сәламәтләндерү лагеренда чираттагы экодәрес үткәрделәр. 7 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге 50 дән артык бала ничек экологиялерәк булырга икәнен белделәр.
Бу көннәрдә Зеленодольск районының «Мечта» балаларны савыктыру лагеренда «ЭкоМечта» экологик сменасы уза. 100 бала 17 көннән артык вакыт дәвамында 6 тематик юнәлеш буенча белем бирү курсын узачак: экотуризм, ботаника, зоология, социаль экология, табигый ресурслар, авыл хуҗалыгы һәм эшкуарлык.
ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторы Венера Мингалиева Лашман авыл җирлеге китапханәчесе Гөлшат Әгъләмова белән бергә Чирмешән районы Әмиров авылы балалары өчен «Табигатьне сакла» дигән ачык экологик дәрес үткәргән. Дәрес ачык һавада, җирле паркта узган.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик белем бирү бүлеге белгечләре һәм Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Мамадыш районының «Кама» балалар сәламәтләндерү лагеренда экодәрес үткәрделәр.
Баулы районында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчелегендә «Транснефть-Приволга» АҖнең нефть һәм нефть продуктлары агызуны локальләштерү һәм бетерү буенча гамәлләргә әзерлеген раслау буенча комплекслы өйрәнүләр узды. Комиссия составына ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары, Росприроднадзор, Ростехнадзор вәкилләре һәм Баулы районы башкарма комитеты җитәкчеләре керде.
Узган ялларда Казанның Кремль яры буенда беренче «Экофест» яшьләр экологик фестивале узды. Фестивальгә, интерактивта катнашу өчен, экологиягә битараф булмаган 1,5 мең татарстанлы килде. Фестиваль мәйданчыкларында катнашучылар белем бирү мастер-классларында катнашып, үзләренең экологик белемнәрен тулыландыра алдылар, шулай ук интерактив уеннарда һәм конкурсларда катнашып, уңай энергия алдылар. Бу ял көннәрен экологиягә багышларга карар иткән һәркемгә кибетләрдә ничек итеп экологияле рәвештә сатып алып булуы һәм төзелеш өчен материаллар сайлап булуы турында аңлаттылар. Иҗади остаханәдә кунаклар үзләренең кастом киемнәрен ясый, шоппер тегә һәм үсемлек утырта алдылар.
Бу атнада «Россия суы» бөтенроссия акциясендә ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, Чүпрәле районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм җирле халык катнашты. Алар Мәктәп урамындагы Иске Чүпрәле авылындагы ясалма сулык территориясен чистарттылар һәм пластик һәм кәгазь белән 5 капчык чүп-чар җыйдылар.