ТР Экология министрлыгының территориаль идарәләре җитәкчеләре муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары вәкилләре һәм табигатьтән файдаланучылар белән киңәшмәләр үткәрделәр

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Вадим Габдуллин Лаеш районы башкарма комитеты вәкилләре һәм табигатьтән файдаланучылар катнашында киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында экологик куркынычсызлык өлкәсендәге мәсьәләләр тикшерелде, атап әйткәндә:

- табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен үтәү;

- әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты объектларын исәпкә кую;

- чыгару чыганакларына инвентаризация үткәрү;

- гомумтаралган файдалы казылмалар чыгаруга лицензияләр рәсмиләштерү һәм лицензия шартларын үтәү.

Киңәшмә Чүпрәле районында да узды. Аны ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Әмир Җәббаров үткәрде. Очрашу авыл җирлекләре башлыклары, КФХ җитәкчеләре, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары вәкилләре катнашында узды. Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты объектлары реестры белән эшләү һәм уңайсыз метеорологик шартларда чыгаруларны киметү буенча чаралар эшләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International