Һәркемгә дә чәршәмбе өмәсенә! Иртәгә барлык татарстанлыларны Казансу елгасы ярын җыештыруга чакырабыз

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

6 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә Казансу елгасы ярында Пролетар урамында «Игелекле эшләр эзләре буенча!» марафоны кысаларында барыгызны да өмәгә көтеп калабыз! Җыештыру эшләре «Чиста мирас» экологик олимпиадасына багышланачак.

Исегезгә төшерәбез, яшь экологларның «Чиста мирас» олимпиадасы быел беренче тапкыр үткәрелә. Ул Татарстан нефтен эшкәртүгә 80 ел тулуга һәм Ромашкино ятмасының 75 еллыгына, шулай ук Россиядә педагог һәм остаз елына багышлана.

Бездән – ярны чистарту акциясендә катнашу өчен инвентарь, сездән бары тик яхшы кәеф кенә таләп ителә! Чара 11:00 сәгатьтә башлана. Җыелышу Казансу ярында оештыручылар палаткалары янында булачак (https://yandex.ru/maps/-/CDQziJlZ).

Өмәне оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге.

6 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә Казансу елгасы ярында Пролетар урамында «Игелекле эшләр эзләре буенча!» марафоны кысаларында барыгызны да өмәгә көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International