Экологлар Чаллының «Вишенка» балалар бакчасы балалары белән эколайфхаклар белән уртаклаштылар

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары  Чаллыдагы 79 нчы «Вишенка» балалар бакчасында булып кайттылар. Очрашу гадәти булмаган форматта узды. Экологлар башта балалар белән әйләнә-тирә дөнья турында сөйләштеләр.  

«Мин балаларның гаиләләре белән кайда ял итәргә яратуларын, балалар бакчасында нинди экологик акцияләр үткәрелүе һәм аларда катнашулары турында белдем. Без балаларга көндәлек тормышта да куллана алырлык берничә лайфхак турында сөйләдек. Мәсәлән, иске әйберләрне ташларга түгел, ә аларга икенче тормыш бирергә була. Алардан өй келәме ясарга яки чүпрәк итеп кулланырга мөмкин. Мохтаҗларга бирергә яки эшкәртүгә тапшырырга була», – диде дәрес турында ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторы Ләйлә Галимова.

Соңыннан балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр экология өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр. Алар «Яшь эколог – табигатьне саклаучы» уенын үткәрделәр, анда балалар табышмакларны чиштеләр, табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, Татарстанның Кызыл китабына кертелгән чәчәкләр һәм үсемлекләрнең исемнәрен кабатладылар.

Хезмәтләре һәм белемнәре өчен ТР Экология министрлыгыннан бүләкләр – буяу китаплары бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International