Үзәк территориаль идарә инспекторлары Казанда нефть агызуны локальләштерү буенча комплекслы өйрәнүләрдә катнаштылар

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

Казанда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчелегендә «Кварт» АҖнең нефть һәм нефть продуктлары агызуны локальләштерү буенча гамәлләргә әзерлеген раслау буенча комплекслы өйрәнүләр узды. Ведомствоара комиссия составына ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Росприроднадзор, Ростехнадзор, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре керде.

Легенда буенча, «Кварт» АҖ территориясендә нефть агып чыга. Гадәттән тыш хәлне бетерү өчен «ЦентрСпас» коткару формированиесе хезмәткәрләре җәлеп ителә, 5 берәмлек махсус техника китертелә.

Өйрәнүләр уңышлы узды, комиссия аларны «канәгатьләндерерлек» дип бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International