Бүген, Республика көне алдыннан, табигать саклау ведомстволары хезмәткәрләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре Казан шәһәренең Займище поселогы янында Идел елгасы ярында чисталык һәм тәртип урнаштырдылар. «Чиста җәй» арт-өмәсенә ТР Экология министрлыгы, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, Зеленодольск районының Октябрьский авыл җирлеге башкарма комитеты вәкилләре һәм иҗтимагый оешмалар, шул исәптән Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте дә кушылды.
«Без татарстанлыларның популяр ял итү урыннарының берсендә басып торабыз. Җәйге сезоннан соң монда чүп-чар өемнәре калган. Коллегаларыбыз белән территорияне әйләнеп чыкканда, без кайбер урыннарда зур чүплекләрнең инде җыештырылган булуын күрдек, бу сөендерми кала алмый. Шулай да монда чүп-чар күп, шуңа күрә, әйдәгез, табигать файдасына бергәләп эшлик!» - диде экоактивист Антон Бортяков.
Берничә сәгать эчендә акциядә катнашучылар 100 капчыктан артык чүп җыйдылар, аны фракцияләргә бүлделәр. «Монда көнкүреш чүп-чарлары күп. Нигездә, пластик, пыяла шешәләр, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм пакетлар бик күп. Мангаллар, урындыклар, автомобиль запас частьләре, хәтта балалар уенчыклары да бар иде», – дип сөйли Экология министрлыгы белгечләре.
Өмәләр дәвам итә! Киләсе чистарту акциясе 6 сентябрьдә узачак! Безнең яңалыкларны күзәтегез һәм кушылыгыз, чөнки экология берләштерә!