ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

Гражданнарның мөрәҗәгате буенча, Министрлыкның Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Казан урамы, 10 йорт адресы буенча урынга чыга. Рөхсәтсез кар ташлау факты раслана. Кар ташланган территориянең мәйданы шактый зур - 300 кв.м, күләме 80 куб.м кадәр җитә.


3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә «Кизү тору бердәм диспетчер хезмәте» аша Көньяк автоюлда ягулык түгелүе турында хәбәр килеп ирешкән. Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, Махсус аналитик контроль инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, оператив рәвештә әлеге урынга чыкканнар. 


6
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Кама аръягы территориаль идарәсенә гражданнардан Түбән Кама районының Каенлык Гривасы торак пунктыннан ерак түгел, җир снаряды эшләү аркасында яр җимерелә, дигән мөрәҗәгать алынган.


27
июль, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Кама буе территориаль идарәсенең 2021 елның беренче ярты еллыгындагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар. Башкарылган эшләр турында Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Алексей Лобанов хисап тотты. 


1
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Зәй шәһәре территориясендә уздырылган тикшерү барышында элекке асфальт-бетон заводы территориясендә туфракка битум ташлау фактын ачыклаган. 


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә Смыловка авылы читендә җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану турында хәбәр  алынган.


21
май, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Кама шәһәре гражданнарыннан шундый мөрәҗәгать алынган. Экологлар әлеге адрес буенча оператив рәвештә әлеге урынга барып кайтканнар. Участокны карау барышында 200 данәдән артык резин тәгәрмәч күләмендә санкцияләнмәгән чүплек булуы ачыкланган. Чүплекнең мәйданы – 55 кв. метр.


20
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш, Кама буе, Кама аръягы территориаль идарәләре хезмәткәрләре Куйбышев тимер юлы, Росприроднадзорның ТР буенча Идел-Кама төбәкара идарәсе, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Түбән Кама» милли паркы һәм ТР Муниципаль берәмлекләр җирле үзидарә органнары вәкилләре белән берлектә, «РЖД» ААҖ бүлеп бирелгән полосаларны һәм алар янәшәсендәге территорияләрне тикшергән. Чара санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелгән.  


14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Министрлыкның Кама аръягы территориаль идарәсенә гражданнардан Түбән Кама шәһәренең Көньяк автоюлы янындагы рөхсәтсез резин покрышка чүплеге турында мөрәҗәгать алынган.


12
март, 2021 ел
җомга

ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Зәй районының Якты Күл торак пункты янында рейд барышында законсыз казу урыннарын ачыклаган. Инспекторлар ачыклаганча, физик затлар тарафыннан кара металл ватыкларын табу өчен җир казу эшләре оештырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International