Экологлар Түбән Камада ягулык агызуга бәйле һәлакәт очрагын ачыклаган

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә «Кизү тору бердәм диспетчер хезмәте» аша Көньяк автоюлда ягулык түгелүе турында хәбәр килеп ирешкән. Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, Махсус аналитик контроль инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, оператив рәвештә әлеге урынга чыкканнар. Территорияне тикшерү барышында сәнәгать зонасы участогында ике зур йөк машинасы (КамАЗ һәм Scania бензовозы) бәрелешү нәтиҗәсендә дизель ягулыгы аккан. Пычрануның гомуми мәйданы 180 кв.метр тәшкил иткән, 3 тоннага якын ягулык аккан. Махсус инспекция белгечләре туфрак пробаларын алган.

Анализ нәтиҗәләре буенча нефть продуктлары агу нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлдерелгән административ йогынты чаралары күреләчәк. Гаеплеләр җаваплылыкка тартылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International