Экологлар Түбән Камада гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз рәвештә чыгаруга чик куйды

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Түбән Кама шәһәре Ильинка авылының көнбатыш өлешендә законсыз рәвештә 20 мең куб.м ком чыгарылган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары урлау фактын ачыклый. Табигатьне саклау өлкәсендәге закон бозу очрагы турында битараф булмаган кешеләр Министрлыкның интернет-кабул итү бүлекчәсе аша хәбәр итә. Экологлар урынга чыккан һәм анда экскаватор, төягеч һәм үзбушаткычларның эшләгән вакытына туры килгән. Экологлар сүзләренә караганда, закон бозучының җир асты байлыкларыннан файдалануга тиешле лицензиясе булмаган, бу юридик затны Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту өчен нигез булып тора. Моннан тыш, хокук бозучыга җинаять җаваплылыгы да яный. Материаллар Татарстан Республикасы Түбән Кама районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенә җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International