Лицензия шартларын бозган. Оешма 300 мең сум күләмендә штраф түләячәк

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Кама аръягы территориаль идарәсенә гражданнардан Түбән Кама районының Каенлык Гривасы торак пунктыннан ерак түгел, җир снаряды эшләү аркасында яр җимерелә, дигән мөрәҗәгать алынган. Идарә хезмәткәрләре урынга чыгып, территорияне тикшергән һәм ком чыгару белән шөгыльләнүче оешманың документларын караган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча файдалы казылма чыгару хокукына лицензиянең гамәлдә булу шартларын бозу очраклары ачыкланган, моннан тыш, җир асты байлыкларыннан файдаланучы зат судноны «Глонасс» системасына да тоташтырмаган. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  «Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә каралган шартларны бозып җир асты байлыкларыннан файдалану» 7.3 ст. 2 өлеше буенча административ беркетмә төзелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International