Түбән Кама районында «кара казучылар» җинаятьтә тотылган

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә Смыловка авылы читендә җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану турында хәбәр  алынган. Территорияне тикшерү өчен инспекторлар оператив рәвештә шул урынга барган, нәтиҗәдә законсыз ком чыгару факты ачыкланган. Экологлар махсус техника кулланып эшли торган төягеч машиналарны урында эләктерә алган. Законсыз карьерның гомуми мәйданы – 15 кв.метр, күләме – 45 куб.метр.

Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җир асты байлыкларыннан җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядән башка файдалану» дигән 7.3 статьясының 1 өлеше буенча билгеләмә чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International