Исегезгә төшерәбез, Казанда Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Солтан-Ай бистәсе территориясендә терекөмеш лампаларын рөхсәтсез ташлау урынын ачыклады. Бу турыда социаль челтәрләрдә шундагы җирле халык хәбәр иткән иде. Пычранган урынның гомуми мәйданы 30 кв.м җитә иде. Кишәрлек милекчесенә чүплекне бетерү турында кисәтү бирелде.
Казанлылар социаль челтәрләрдә Солтан Ай бистәсендә люминесцент лампалар ташланган урын барлыгы турында хәбәр итә һәм ул раслана. Министрлыкның Үзәк территориаль идарә инспекторлары урынга чыга. Территорияне тикшерү барышында, Ясмин урамындагы йорт янында рөхсәтсез ташланган калдыклар (терекөмеш яки неон лампалар рәвешендә) барлыгы ачыклана.
Казанда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу турында хәбәр итә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре «Локомотив» пляжы ярларына бара.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан халкы шикаяте буенча кабат урынга чыкты, аларга Идел буе районындагы дренаж канавындагы күбек турында тагын бер хәбәр килде.
Казанның 91 нче номерлы һәм Питрәчнең 2 нче номерлы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, әти-әниләре белән бергә, кошлар өчен 20 дән артык оя ясады.
Бүген Министрлыкның Үзәк территориаль идарә инспекторлары, санитария-экология икеайлыгы кысаларында, Горький тимер юлы, Табигатьтән файдалану өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы, район администрацияләре һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, «Россиянең тимер юллары» ААҖ караган полосаларны тикшерде.
Гражданнардан кабул ителгән хәбәр нигезендә, Үзәк территориаль идарә белгечләре Совет районының Торфяное бистәсендә булды.
Министрлыкның барлык территориаль идарә инспекторлары балаларга «Безнең уртак йортыбыз көне» дип аталган, әлеге датага багышланган дәресләр уздыру өчен мәктәпләргә килде.
Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе адресына Казан шәһәре Яңа Савинов районында урнашкан сәүдә-күңел ачу комплексларының берсе янында законсыз кар ташлау факты буенча хәбәр килә. Үзәк территориаль идарә инспекторлары күрсәтелгән адрес буенча барып, рөхсәтсез кар ташлау фактын раслый. Пычранган территориянең мәйданы - 125 кв.м., күләме - 103 куб.м җитә.
Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе белгечләре «136 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе укучыларына «Эколог күзлегеннән дөнья» дип аталган экология дәресе үткәрде.