Экологлар Казан шәһәренең Яңа Савин районында яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча оператив рәвештә урынга чыктылар

2022 елның 21 июне, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына халыктан борчулы хәбәр килде. Казанлылар Адоратский урамындагы 62 номерлы йорт каршындагы җирле күлнең төсен үзгәртүе турында хәбәр иттеләр. Үзәк территориаль идарә инспекторлары, Министрлыкның лаборатория хезмәткәрләре белән берлектә, оператив рәвештә әлеге урынга чыгып, табигый су һәм су катламнары пробаларын алдылар.

Анализ нәтиҗәләре буенча чаралар күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International