Торфяное бистәсендә законсыз рәвештә булдырылган чүплек факты буенча экологлар кисәтү ясады

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Гражданнардан кабул ителгән хәбәр нигезендә, Үзәк территориаль идарә белгечләре Совет районының Торфяное бистәсендә булды. Тикшерү барышында 835 кв.м мәйданда, 360 куб. м күләмендә чүп ташлау очрагы ачыкланды. Казан шәһәре Совет районы администрациясе муниципаль казна учреждениесе адресына мәҗбүри таләпләрне бозмау һәм рөхсәтсез рәвештә булдырылган калдыклар ташлау урыннарын бетерү турында кисәтү җибәрелгән.
Исегезгә төшерәбез, экологлар Торфяное бистәсенә халыктан килгән мөрәҗәгатьләр буенча берничә тапкыр барган иде инде. Элегрәк, югарыда күрсәтелгән җир кишәрлеге буенча, рөхсәтсез кар ташлаган өчен, Казан шәһәре Совет районы администрациясе муниципаль казна учреждениесенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше нигезендә беркетмә төзелгән иде. Совет районы суды әлеге хокук бозуга карата 50 мең сум штраф билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International