Кече Кабандагы чүплекне бетерәчәкләр

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары халыктан килгән шикаятьләр буенча кабат Лаеш районына барды.

Элегрәк гражданнарның Үзәк урамдагы контейнер мәйданчыкларының чүп белән тулы булуы турындагы хәбәре буенча экологлар урынга чыккан иде инде. Ул вакытта территорияне тикшерү барышында табигатьне саклау законнарын бозу факты расланган иде. Олы Кабан авыл җирлеге башкарма комитеты адресына кисәтү юлланган иде. Хокук бозу бетерелде, әмма экологларның кабат урынга чыгуына контейнер мәйданчыгында яңадан күп күләмдә чүп җыелган булып чыкты. Бу юлы башкарма комитетка әлеге җитешсезлекне бетерү буенча дәгъва җибәрелде.

Бүгенге көндә чүп өемнәренең бер өлеше юкка чыгарлыды, чүпне бетерү буенча эшләр алып барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International