Осиново бистәсендә яшәүчеләрнең күпсанлы шикаятьләре буенча Үзәк территориаль идарә инспекторлары, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы лабораториясе белгечләре, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, пычраткыч матдәләр чыгарып ташлауларның потенциаль чыганакларына якын территорияләргә чыктылар.
22 августта экология министрлыгының күчмә лабораториясе «Салават Күпере» микрорайонында яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча яңадан чыкты. Атмосфера һавасы пробаларын сайлап алу төнге вакытта Әлфия Авзалова ур., 9 адресы буенча башкарылды.
Берничә көн дәвамында министрлыкка әлеге микрорайонда начар ис булганлыкка шикаятьләр килде. Ул бигрәк тә кичке һәм төнге вакытта кискен сизелгән. 15 августтакичке вакытта министрлыкның күчмә лабораториясе, һава пробаларын алу өчен барды.
Югары Ослан районының Кызыл Байрак поселогының яшьләре экология дәресләрендә табигать турында белемнәрен тулыландырдылар. Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары балалар белән бергә әйләнә-тирәлекне саклауның мөһим мәсьәләләрен уен формасында карадылар.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары халыктан килгән шикаятьләр буенча кабат Зеленодольск районына барды.
«Карасиха күлендәге су ал төскә керде» - әлеге хәбәр социаль челтәрләрдә таралды. Татарстанлыларның шикаяте буенча Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм лаборатория белгечләре тиз арада Васильево шәһәр тибындагы бистәсенә барды. Территорияне тикшергәндә, балыклар үлү очрагы ачыкланмаган, су өслегенең алсу төскә керү күренеше дә күзәтелмәгән.
Исегезгә төшерәбез,ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Лаеш районының Кече Кабан авылындагы Үзәк урамда урнашкан контейнерлар мәйданчыгының чүп белән тулуы турында күпсанлы хәбәрләр килгән иде.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары халыктан килгән шикаятьләр буенча кабат Лаеш районына барды.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары, лаборатория белгечләре белән берлектә, Казан шәһәренең Киров районына барды. Гражданнар начар ис килүдән зарланды һәм Калымская урамы, 8 адресы буенча урнашкан йорт янында канализация суларыннан җыелган гөрләвек барлыкка килде, дип хәбәр итте.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына халыктан борчулы хәбәр килде. Казанлылар Адоратский урамындагы 62 номерлы йорт каршындагы җирле күлнең төсен үзгәртүе турында хәбәр иттеләр. Үзәк территориаль идарә инспекторлары, Министрлыкның лаборатория хезмәткәрләре белән берлектә, оператив рәвештә әлеге урынга чыгып, табигый су һәм су катламнары пробаларын алдылар.