«Салават Күпере» микрорайонында күкертле водород буенча рөхсәт ителгән иң чик концентрация артып киткән

2022 елның 23 августы, сишәмбе

22 августта экология министрлыгының күчмә лабораториясе «Салават Күпере» микрорайонында яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча яңадан чыкты. Атмосфера һавасы пробаларын сайлап алу төнге вакытта Әлфия Авзалова ур., 9 адресы буенча башкарылды. Пробаларны анализлау нәтиҗәләре буенча күкертле водород буенча рөхсәт ителгән концентрацияләрнең 3 тапкыр артуы ачыкланды. Мондый нәтиҗәләр, гамәлдәге пычрану чыганаклары мәгълүматлары нигезендә, «Возрождение «ПК» ҖЧҖ һәм «Химическая» каты көнкүреш калдыклары полигонының  катнашы булу мөмкинлеген күрсәтә.

Шуңа бәйле рәвештә, Үзәк территориаль идарә инспекторлары, Экология министрлыгы белгечләре һәм күчмә лаборатория белгечләре, Россия табигать күзәтчелеге Идел-Кама төбәкара идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, 25 августта әлеге объектлар территориясенә  («Возрождение» ҖК» ҖЧҖ һәм «Химическая» каты көнкүреш калдыклары полигоны) атмосфера һавасы пробаларын сайлау өчен чыгачак.

Исегезгә төшерәбез, әгәр сез торак зонасында яки торак пункт чигендә начар ис сизсәгез, 8(843)238-98-54, 8(800)555-49-43 номерлары буенча ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенә шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International