Казанда көек исенең һәм төтеннең сәбәбе күрше төбәкләрдә урман янгыннары булырга мөмкин

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм лабораториясе белгечләре казанлыларның күпсанлы шикаятьләре буенча Казан шәһәрендә атмосфера һавасы пробаларын оператив рәвештә чыгып, сайлап алганнар. Күчмә лаборатория пробаларын сайлап алу нәтиҗәләре буенча, шулай ук Атмосфера һавасының пычрануын автоматик контрольдә тоту станцияләреге мәгълүматларына караганда, һавада пычраткыч матдәләрнең иң чик мөмкин булган концентрацияләре артуы ачыкланмаган. Ләкин төнге һәм иртәнге вакытта һавада яну процессларына хас булган углерод (CO) оксиды һәм азот диоксиды (NO2) дәрәҗәсенең аз гына артуы теркәлгән.

Шул ук вакытта хәбәр итәбез, 31 августта Марий Эл территориясендә зур урман янгыны юк ителде. Бу хакта рәсми рәвештә Марий Эл республикасының табигать министрлыгы хәбәр итте.

Янгын мәйданы 16 августка 300 гектар тәшкил иткән, ә 22 август кичендә Марий Эл һәм Түбән Новгород өлкәсе чигендә урман янгыны 700 гектар мәйданда булган. Бүгенгә янгын бетерелде.

Метеомәгълүматларга караганда, бүген өч субъект, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә секундына 5 метрга кадәр тизлек белән җилнең көнбатыш юнәлеше күзәтелә, ул нәкъ менә масштаблы янгын теркәлгән территорияләрдән атмосфера һавасын китерә. Моннан тыш, Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, яну продуктлары безнең республикага көньяк-көнбатыш траекторияләре буйлап, фаразлаганча, Ульяновск өлкәсе, Чувашия Республикасы, Мордовия Республикасы территориясеннән керә ала, анда әлегә кадәр урман янгыннары күзәтелә.

ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы тарафыннан территорияне мониторинглау Министрлыкның Үзәк территориаль идарә инспекторлык составы озатуында ике күчмә экологик лаборатория тарафыннан дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International