Экологлар Казанның Яңа Савин районында урнашкан күлдән су пробалары алды

2022 елның 2 сентябре, җомга

Адоратский урамында яшәүчеләр хәбәр иткәнчә, бу районда  күл табигый булмаган кызыл төскә кергән. Үзәк территориаль идарә инспекторлары лаборатория хезмәткәрләре белән бергә урынга чыктылар. Территорияне тикшерү вакытында алсу  төс су өслегендә табылмады. Экологлар табигый су үрнәкләрен алдылар. Анализ нәтиҗәләре 7 көн эчендә билгеле булачак, шуннан соң алга таба административ чаралар күрү турында карар кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International