Экологлар казанлылар шикаятьләре буенча атмосфера һавасы пробаларын сайлап алуны уздырды

2022 елның 26 августы, җомга

Осиново бистәсендә яшәүчеләрнең күпсанлы шикаятьләре буенча Үзәк территориаль идарә инспекторлары, ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгы лабораториясе белгечләре, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, пычраткыч матдәләр чыгарып ташлауларның потенциаль чыганакларына якын территорияләргә чыктылар. Экологлар тарафыннан атмосфера һавасы пробалары алынган. Пычратучы матдәләрнең иң чик мөмкин булган концентрацияләре кишәрлекләрен тикшерү вакытында Осиново бистәсендә дә, сәнәгать объектларының йогынтысы зонасында да ачыкланмаган.

Әмма якында урнашкан объектлар төркеме йогынтысы зонасында (Казанның Химическая урамындагы «ПЖКХ» ИК эксплуатацияләнүче Каты көнкүреш калдыклары полигоны, шулай ук «Казаноргсинтез» ГАҖ һәм «Түбән Кама нефть химиясе» этилен үткәргечләр идарәсе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эксплуатацияләнүче газ факелы) атмосфера һавасында күкерт водородының (0,8 рөхсәт ителгән иң чик концентрациядән ) югары булуы ачыкланган, ул характерлы начар  исне формалаштыра ала.

Күрсәтелгән объектларның барысы да федераль экология күзәтчелегенә буйсынырга тиеш булганга күрә, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә һәм алга таба административ чара күрү өчен Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә барлык анализ нәтиҗәләре күчерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International