Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә Казанның Минская урамы буенча 28нче йорт каршында кар чүплеге барлыкка килүе турында хәбәр алынган. Тикшерү барышында хокук бозу факты расланган, әмма йозаклы чылбыр һәм каравылчының урында булмавы аркасында экологлар территориягә уза алмаган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Мәскәү районында калдыкларны законсыз рәвештә туплау урынына тап булган. Төзелеш һәм ремонт эшләрен башкару нәтиҗәсендә 360 кв. метр мәйданлы территория чүпләнгән, ә ташландык чүп күләме 650 куб. метрдан артып киткән.
Электр энергиясен ничек янга калдырырга, заманча ут чыганаклары белән ничек итеп дөрес эш итәргә, җирдә экологик тигезлекне саклау ни дәрәҗәдә мөһим? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе, Үзәк, Ык буе территориаль идарәләре хезмәткәрләре мәктәп укучыларына бу һәм башка мәсьәләләр турында сөйләгән.
ТР Экология картасына Казан шәһәрендә өч яңа законсыз чүплек турында белешмә кертелде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Һади Такташ, Чехов, Достоевский урамнары буйлап чүп-чар ташлау урыннарын ачыклады.
Казан шәһәре Яңа Савин районының 170 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чүп-чарны аерым җыю күнекмәләренә өйрәнде. Калдыкларны дөрес сортлау буенча экологик дәрес Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм җәмәгать инспекторлары катнашында үткәрелде.
Татарстанда сентябрь азагына кадәр «Чиста һава» операциясе игълан ителде. Исегезгә төшерәбез, чара автотранспорттан чыккан төтен газларындагы пычраткыч матдәләр микъдарының билгеләнгән нормативларын контрольдә тоту һәм аларның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын кисәтү максатында үткәрелә.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, гражданнар мөрәҗәгатен карау кысаларында, су объектына чистартылмаган юынты агызу фактын теркәгән.
Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында гражданнар мөрәҗәгате буенча калдыклар белән эш итү таләпләрен үтәмәү очрагы ачыкланган. Чүп-чар Ленинград урамы буенча 300 кв. метрдан артык мәйданда теркәлгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Питрәч районының Көек авылында кара туфрак төяп торган самосвал кузовына тап булган. Экологлар килгән вакытта алынган грунтта кара җир сатылуы турында белдерү куелган булган.
Хокук бозу координаталарын күрсәтеп, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша фотографияләр алынган.