Казанның Вахитов районында «гараж» чүплекләре табылды

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

ТР Экология картасына Казан шәһәрендә өч яңа законсыз чүплек турында белешмә кертелде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Һади Такташ, Чехов, Достоевский урамнары буйлап чүп-чар ташлау урыннарын ачыклады. Экологлар ачыклаганча, биредә төзелеш һәм ремонт эшләреннән калдыклар гаражларны сүтү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Санкцияләнмәгән чүплекләрнең гомуми мәйданы 514 кв. метр тәшкил итә.

Әлеге җирләр муниципаль милектә булуы сәбәпле, хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрү өчен мәгълүмат Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенә тапшырылачак. Чүплекләрне бетерү өчен бер ай вакыт бирелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International