Үзәк территориаль идарә белгечләре чәчәкләр утырту буенча табигатьне саклау акциясе үткәргән

2021 елның 21 мае, җомга

«Әйдәгез, балалар, без яшәгән һәр җирдә агачлар утыртыйк, чәчәкләр үстерик!» – Питрәч районының «Каенкай» балалар бакчасында шундый девиз белән «Үз чәчәгеңне утырт» акциясе узган. Чара балаларның экологик культурасын үстерү, табигатькә мәхәббәт һәм әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән. Балалар бакчасы территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик һәм әхлакый тәрбия бирү өчен уңайлы ландшафт зонасы булдыру – балалар бакчасы хезмәткәрләре үз алларына әнә шундый бурыч куя. Экологлар, балалар белән бергә, мәктәпкәчә учреждение территориясендә бакра һәм бәрхет гөлләре утырткан.

Тәрбиячеләрнең сүзләренә караганда, күзаллауларны киңәйтү һәм экология өлкәсендә үстерү өчен балаларга визуализация кирәк. Шуңа күрә балалар бакчасында әйләнә-тирә дөньяның уникальлеген чагылдыра торган экологик почмак булдырылган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International