Республиканың берничә мәктәбендә энергияне саклау буенча экология дәресләре узган

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Электр энергиясен ничек янга калдырырга, заманча ут чыганаклары белән ничек итеп дөрес эш итәргә, җирдә экологик тигезлекне саклау ни дәрәҗәдә мөһим? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе, Үзәк, Ык буе территориаль идарәләре хезмәткәрләре мәктәп укучыларына бу һәм башка мәсьәләләр турында сөйләгән. Танып-белү дәресләре Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20 номерлы гимназиясендә, Азнакай шәһәре гимназиясендә һәм Мамадыш районының Тауиле урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган. «Мондый дәресләрнең максаты – балаларга энергияне сак куллануга этәргеч бирү. Мондый чаралардан соң укучылар киләчәк турында уйлана һәм мәктәптә һәм өйдә энергияне экономияләргә омтылырга кирәклеген аңлый», – дип билгеләде экологлар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International