Экология министрлыгы һәм ЮХИДИ инспекторлары автотранспорттан чыккан газларны тикшерә

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Татарстанда сентябрь азагына кадәр «Чиста һава» операциясе игълан ителде. Исегезгә төшерәбез, чара автотранспорттан чыккан төтен газларындагы пычраткыч матдәләр микъдарының билгеләнгән нормативларын контрольдә тоту һәм аларның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын кисәтү максатында үткәрелә.

Операция башланганнан бирле, 2 атна эчендә, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, 200дән артык автомобильне тикшергән, шулар арасыннан 8е таләпләргә туры килмәгән. Алар барысы да Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.23 статьясы («Пычраткыч матдәләр микъдары нормативларын яисә тавыш дәрәҗәсе нормативларын арттырып, механик транспорт чараларын эксплуатацияләү») буенча административ җаваплылыкка тартылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан һавасына чыгарылган ташландыкларның 50% артыгы нәкъ менә автотранспортка туры килә, шуңа күрә үткәрелә торган эш атмосфера һавасының барлык билгеләнгән таләпләргә туры килүен тәэмин итү өчен бик мөһим булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International