Шемелка елгасында ачыкланган бозулар 25 августка кадәр бетерелергә тиеш

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, гражданнар мөрәҗәгатен карау кысаларында, су объектына чистартылмаган юынты агызу фактын теркәгән. «Усадьба Царево» торак комплексының биологик чистарту корылмаларыннан пробалар алынган – аммоний ион буенча (16 тапкыр), нитритлар буенча (8,5 тапкыр), сультатлар буенча (1,5 тапкыр), фосфат ион буенча (16 тапкыр), цинк буенча (2,4 тапкыр), марганец буенча (2,6 тапкыр) микъдарларның артып китүе ачыкланган.

Әлеге факт буенча «Энергоресурс» ҖЧҖ карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.14 статьясының 1 өлеше буенча («Су алганда, суны алмыйча һәм су объектларына агынты суларны ташлаганда судан файдалану кагыйдәләрен бозу») беркетмә төзелгән, 80 мең сум күләмендәге штраф рәвешендә җәза билгеләнгән. Шулай ук эш материаллары Татарстан районара табигатьне саклау прокуратурасына да тапшырылган.

Якын арада, күрсәтмә үтәлешен контрольдә тоту һәм пробаларны кабат сайлап алу максаты белән, экологлар урынга чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International