Безнең белән арала! Казанның 170 номерлы балалар бакчасында калдыкларны сортлау буенча экодәрес үткәрелде

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Казан шәһәре Яңа Савин районының 170 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чүп-чарны аерым җыю күнекмәләренә өйрәнде. Калдыкларны дөрес сортлау буенча экологик дәрес Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм җәмәгать инспекторлары катнашында үткәрелде.  

«Аралап җыю – калдыкларны ташлау гына түгел, ә аларны эшкәртү һәм алардан яңа әйберләр ясау өчен, төрләре буенча бүленә торган система ул», – дип аңлатты экологлар балаларга. Инспекторлар килгәндә мәктәпкәчә яшьтәге балалар ата-аналары белән бергә ташландык материаллардан һәм экологик тематикага рәсемнәрдән күргәзмә оештырган.

Командалар составында балалар чүп-чарны фракцияләр буенча бүлде: пыяла, кәгазь, пластик, органика. Көнкүреш калдыкларының һәр төре билгеле бер төстәге контейнерга куелды.

Уенда актив катнашканнары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә күрсәткән белемнәре өчен мәктәпкәчә яшьтәге балалар ТР Экология министрлыгыннан буйый торган рәсемнәр һәм дәфтәрләр белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International