Казан шәһәренең Мәскәү районында чүплек оештырган зат 100 мең сум штраф түләячәк

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Мәскәү районында калдыкларны законсыз рәвештә туплау урынына тап булган. Төзелеш һәм ремонт эшләрен башкару нәтиҗәсендә 360 кв. метр мәйданлы территория чүпләнгән, ә ташландык чүп күләме 650 куб. метрдан артып киткән.

Гаепле затларны ачыклау максатында, экологлар санкцияләнмәгән чүплекнең урыны турындагы мәгълүматларны Росреестрның ТР идарәсенә җибәргән. Территориянең милекчесе икенчел булмаган чималны эшкәртү белән шөгыльләнә торган компания булуы ачыкланган. 

Юридик затка затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. 100 мең сум күләмендә штраф билгеләү турында карар чыгарылган. Хәзерге вакытта территория тәртипкә китерелгән, закон бозу очрагы бетерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International