Экологлар Минская урамындагы чүплек турында: җир «Капитал-Траст-Инвест» идарәче компаниясенә карый

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә Казанның Минская урамы буенча 28нче йорт каршында кар чүплеге барлыкка килүе турында хәбәр алынган. Тикшерү барышында хокук бозу факты расланган, әмма йозаклы чылбыр һәм каравылчының урында булмавы аркасында экологлар территориягә уза алмаган. Ә кичә, кабат урынга чыгу кысаларында, чокырга кар эттерү вакытында трактор тоткарланган. Төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган өчен транспорт чарасын йөртүче Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.6 статьясының 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган.

ТР буенча Росреестр идарәсе мәгълүматларына караганда, җир кишәрлеге «УК «Капитал-Траст-Инвест» ҖЧҖ милегендә тора. Урынга бергәләп чыгу кысаларында ведомство белгечләре рөхсәтсез чүплекнең мәйданын һәм күләмен үлчәячәк. Компаниягә карата шулай ук административ чаралар күреләчәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International