Яшь экологларга эшне ничек дөрес итеп оештырырга? ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан милли тикшеренү технология университетының 1-4 курс студентларына шул хакта сөйләде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына гражданнардан Казан шәһәренең Идел буе районы Көньяк сәнәгать урамы янында законсыз кар ташлау очрагы турында мөрәҗәгать килә. Үзәк территориаль идарә инспекторлары, Министрлыкның Экология күзәтчелеген тәэмин итүнең үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адреска бара.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына гражданнардан «Халык контроле» системасы аша Торфлы урамында («Якорь» көймә станциясе янында) законсыз кар җыю урыны барлыгы турында хәбәр килә. Үзәк территориаль идарә инспекторлары, Министрлыкның Экология күзәтчелеген тәэмин итүнең үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адреска бара.
«115 нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр гадәти булмаган киемнәрдән дефиле әзерләде. Кечкенә модельләр полиэтилен пакетлар, кәгазь, чүп өчен төрле төстәге капчыклар, иске дисклар һәм тартмалар кебек ташландык материаллардан ясалган киемнәр тәкъдим итте.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына гражданнардан «Хезмәт» коммерциясез бакчачылык ширкәте территориясендә рөхсәтсез кар ташлау факты буенча мөрәҗәгать килгән. Министрлыкның Үзәк территориаль идарә инспекторлары күрсәтелгән адреска барган.
Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәре Киров районының катнаш төрдәге 9 нчы номерлы балалар бакчасында әйләнә-тирәлек турында интерактив дәрес үткәрде. Идарә белгече Нәргизә Галимова лекция укыды һәм Татарстан урманнары өчен хас булган флора һәм фауна турында сөйләде.
«Яшел сукмак» китабын тәкъдир итү кысаларында Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең «20 нче «Гармония» гимназиясе» укучылары өчен «Безнең шәһәрнең үпкәләре» дигән темага экологик дәрес үткәргән.
«Әйдәгез, балалар, без яшәгән һәр җирдә агачлар утыртыйк, чәчәкләр үстерик!» – Питрәч районының «Каенкай» балалар бакчасында шундый девиз белән «Үз чәчәгеңне утырт» акциясе узган.
«Эковесна2021» акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Зеленодольск муниципаль районы Коргуҗа төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Су – яшәү чыганагы» дигән темага экология дәресе уздырган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Авиатөзелеш районының 62 нче урта гомумбелем мәктәбендә калдыкларны аралап җыю һәм тагын бер кат куллану турында дәрес уздырган.