Экологлар Идел буе районында пычрак кар массасы өемнәрен тапты

2022 елның 5 феврале, шимбә

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына гражданнардан «Хезмәт» коммерциясез бакчачылык ширкәте территориясендә рөхсәтсез кар ташлау факты буенча мөрәҗәгать килгән. Министрлыкның Үзәк территориаль идарә инспекторлары күрсәтелгән адреска барган. Алар табигатьне саклау законнарының бозылу фактын раслаган. Кар өеменең гомуми мәйданы – 208 кв.м., күләме 480 куб.м. җитә. Җир кишәрлегенең милекчесен билгеләү өчен, белгечләр Татарстан Республикасы буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенә сорау җибәргән. Милекченең җир кишәрлеген шәхси эшкуарга арендага бирүе ачыкланган. Үзәк территориаль идарә инспекторлары, Экология күзәтчелеген тәэмин итүнең үзәк бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук җир кишәрлеген арендалаучы һәм арендага бирүче белән берлектә, пычранган кар пробаларын алу өчен, урынга чыккан. Пробаларны анализлау нәтиҗәләре буенча, кар 5 класслы куркынычлыкка ия. Шулай ук карда нитратлар, сульфатлар, хлорид һәм нефть продуктлары артуы да күзәтелгән. Шәхси эшкуарга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше буенча беркетмә төзелгән. Хокук бозучыга 50 мең сумга кадәр штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International