Казанның мәктәпкәчә яшьтәге балалары әйләнә-тирә дөнья белән таныша

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәре Киров районының катнаш төрдәге 9 нчы номерлы балалар бакчасында әйләнә-тирәлек турында интерактив дәрес үткәрде. Идарә белгече Нәргизә Галимова лекция укыды һәм Татарстан урманнары өчен хас булган флора һәм фауна турында сөйләде. 

Теорияне өйрәнеп бетергәннән соң, балалар дәреснең практик өлешенә кереште. Алар табышмаклар һәм ребуслар чиште, пазллар җыйды. Экологик чарага балалар «Миләшкәй» дип аталган театральләштерелгән тамаша әзерләгән иде, анда табигатькә сакчыл караш турында сөйләделәр. «Балаларның экологик юнәлештәге ялын оештыруның мондый формалары һәм методлары әйләнә-тирә мохиткә карата кызыксыну уята», - дип билгеләп үтте белгечләр. Табигать саклау акцияләрендә актив катнашкан өчен балалар бакчасы грамота белән бүләкләнде, ә балаларга тематик кулланмалар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International