Бүген, Бөтендөнья сазлыклы җирләр көнендә, безнең инспекторлар укучыларга бу уникаль экосистемалар турында сөйләделәр.
Татарстан Экология министрлыгына «Халык контроле» мәгълүмат системасы аша Казанның Авиатөзелеш районында рөхсәтсез кар туплау урыны булуына карата ике шикаять килде. Үзәк территориаль идарә инспекторлары М.Миль һәм Ф.Әмирхан урамнарына чыктылар. Табигать саклау законнарын бозу фактлары расланды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Совет районында пычрак карны рөхсәтсез җыю турында «Халык контроле» мәгълүмат системасы аша килгән мәгълүмат буенча урынга чыктылар.
Хәзерге вакытта Казан территориясендә кар җыю өчен 11 санкцияләнгән урын эшли. Мәҗбүри шарт булып шәһәрнең 2 кар эретү пунктына чыгару һәм утильләштерү тора.
Экология министрлыгы инспекторлары хәтта бәйрәм алдыннан да үзләренең профилактик визитларын дәвам итәләр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре «Казан торба заводы» ҖЧҖ предприятиесе территориясен карадылар.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты студентлары белән очрашу узды.
Лаеш районында рөхсәтсез калдыклар җыю турындагы мәгълүмат буенча ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыкканнар. Территорияне тикшерү барышында экологлар ике чүплек тапкан.
Казан шәһәренең Совет районы территориясен тикшерү барышында Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Самосырово торак массивында Тынычлык урамында рөхсәтсез төзелеш калдыклары урнаштырылуын ачыкланды.
Казанның 128 һәм 408 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр кошлар һәм аларның яшәү рәвеше турында белделәр. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары «кышкы кунаклар» белән очрашуга ничек әзерләнергә кирәклеге турында сөйләделәр.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары социаль челтәрләрдән алынган, Идел буенда 2-нче Аракчино урамы районында балыкның күпләп үлүенә кагылышлы мәгълүматны тикшерү өчен урынга чыктылар.