Казанның Авиатөзелеш районы Шатурская урамында 750 кв.м мәйданда чүплек урыны ачыкланды

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Чүп-чарны вакытында чыгармау Казанның Авиатөзелеш районында 450 куб.метр күләмендә чүплек барлыкка килүгә китергән. Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторларына Шатурская урамындагы контейнер мәйданчыгының янәшәдәге территориясендә калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру турында гражданнардан билгеле булды.

Чүп-чарның гомуми мәйданы 750 кв.м тәшкил итә. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенә ачыкланган хокук бозуны бетерүне таләп итеп, кисәтү җибәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International