Экология министрлыгы инспекторлары профилактик визитлар барышында хокук бозуларны ачыкладылар һәм аларны бетерү буенча киңәшләр бирделәр

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Экология министрлыгы инспекторлары хәтта бәйрәм алдыннан да үзләренең профилактик визитларын дәвам итәләр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре «Казан торба заводы» ҖЧҖ предприятиесе территориясен карадылар. Инспекторлар предприятие хезмәткәрләренә җитештерү экологик контроле программасы буенча хисап бирү мәсьәләләре, җитештерү калдыкларын утильләштерү ысуллары турында киңәш бирделәр. Табигать саклау законнарын бозулар ачыкланмады.

Экология министрлыгы белгечләре профилактик визитны «Ак Таш» ҖЧҖ һәм «Ак Таш-Инвестрой» ҖЧҖдә үткәрделәр. Сәфәр барышында «Ак таш-Инвестрой» ҖЧҖнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объект буларак дәүләт исәбенә кую өчен гариза бирмәве ачыкланды. Гаризаны тиз арада тапшырырга киңәшләр бирелде һәм моның ни өчен кирәк булуы турында аңлатылды.

Шулай ук ведомствоның территориаль идарәләре инспекторлары «Түбән Кама пассажир автотранспорт предприятиесе» ҖЧҖдә булдылар. Белгечләр законнарның мәҗбүри таләпләрен бозу очракларын бетерү буенча тәкъдимнәр бирделәр:

- начар метеошартлар вакытында атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгаруны киметү буенча чаралар эшләү һәм үткәрү;

- III куркыныч классына караган калдыкларны җыюга, транспортлау, эшкәртү буенча хезмәт күрсәтүгә федераль оператор белән килешү төзергә;

- чыгару чыганакларын тулы күләмдә инвентаризацияләүне тәэмин итәргә.

Предприятиедә Первопроходцев урамы, 20 адресы буенча урнашкан оештырылмаган ташландык чыганагы турында мәгълүмат юк, бу – автозаправка станциясе. Профилактик визитлар дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International