Үзәк идарә инспекторлары Габишево бистәдәге күлнең пычрануы турындагы мөрәҗәгать факты буенча тикшерү үткәрә

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Лаеш районы, Габишево поселогында күлнең агынты сулар белән пычрануы турында хәбәр килде.  Урынга чыккан Үзәк территориаль идарә инспекторлары исемсез күл ярында канализация насос станциясе булуын расладылар. Ләкин тикшерү барышында су объектына яисә яр буйларына ташлау фактлары ачыкланмады.

Административ тикшерү кысаларында канализация коллекторының баланс тотучысы билгеләнде. Аның адресына, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объект буларак теркәлмәгән өчен, инспекторлар кисәтү юлладылар (Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.46 ст.).

Канализация станциясенең эшләве, аерым алганда, коллектордан ташлауның соңгы ноктасы турында мәгълүматлар ачыклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International