Казанның Совет районында экологлар кар чүплеген ачыклаган

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Совет районында пычрак карны рөхсәтсез җыю турында «Халык контроле» мәгълүмат системасы аша килгән мәгълүмат буенча урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында Гадел Кутуй урамында табигать саклау законнарын бозу факты расланды.

Чүплекнең мәйданы 120 кв.м, күләме 156 куб.м тәшкил итә.

Җир участогы хуҗасы адресына законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International