ТР Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан Лаеш районында ике чүплек табылган

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Лаеш районында рөхсәтсез калдыклар җыю турындагы мәгълүмат буенча ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыкканнар. Территорияне тикшерү барышында экологлар ике чүплек тапкан. Сапуголи авылында төзелеш чүплеге табылган. Пычранган участокның мәйданы 731 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 890 куб.м. Икенче чүплек Пиголи авылы янында табылган. Чүплекнең мәйданы – 698 кв.м, чүплекнең күләме 921 куб. м тәшкил итә.

Бүген Лаеш районы Башкарма комитеты тарафыннан чүплекләрне бетерү буенча эшләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International