Тыныч кына хәл итеп булмады. Осиновода агынты суларны агызу турындагы эш судка җибәрелде

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Зеленодольск шәһәр судына Зеленодольск районы башкарма комитеты тарафыннан гамәл кылмауны законсыз дип тану турында дәгъва гаризасы җибәрелде. Әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян – кире кайтарылмаган, җирләрне рекультивацияләү үткәрелмәгән.  

Исегезгә төшерәбез, июль аенда без Казанның төньяк өлешендә атмосфера һавасын күкертле водород белән пычратуның ачыкланган чыганакларыннан берсе Осиново авылында канализация системасының эшләмәве турында язган идек. Канализация агынтылары урын рельефына агызылган, пычрануның гомуми мәйданы 569 м2 тәшкил иткән.

Туфракта һәм һавада пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән иң чик концентрациясенең артуы теркәлгән иде. Зыян күләме 2,7 млн.сум дәрәҗәсендә билгеләнде.

Муниципаль хакимият органнары тарафыннан чаралар күрелмәү сәбәпле, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы судка мөрәҗәгать итте. Туфракка суларны агызуны туктату һәм җавап бирүченең җирләрне рекультивацияләү юлы белән табигатьне саклау законнарын бозуны бетерү бурычы турында таләпләр билгеләнде. Суд процессы кысаларында Осиново авыл җирлеге башкарма комитеты да җавапка тартылды.

Кабат агызу һәм ташу мәйданы арту сәбәпле, әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян күләме яңадан исәпләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International