Казанда вакытлыча кар туплау урыннары 5-10% тулган

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

Хәзерге вакытта Казан территориясендә кар җыю өчен 11 санкцияләнгән урын эшли. Мәҗбүри шарт булып шәһәрнең 2 кар эретү пунктына чыгару һәм утильләштерү тора.

Карны вакытлыча куеп тору урыннары Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында (2 урын), Вахитов һәм Идел буе районнарында (2 урын), Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында (1 урын), Совет районында (4 урын) урнашкан.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары бәйрәм көннәрендә карның вакытлыча туплану урыннарын тикшерделәр, тикшерү нәтиҗәләре буенча гыйнвар башына аларның тулу дәрәҗәсе – 5 проценттан 10 процентка кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International