Сазлыкларның үзенчәлеге нәрсәдә һәм бакалар ни өчен бакылдый?

2024 елның 2 феврале, җомга

Бүген, Бөтендөнья сазлыклы җирләр көнендә, безнең инспекторлар укучыларга бу уникаль экосистемалар турында сөйләделәр.

Кама буе идарәсе белгечләре 85 нче Чаллы балалар бакчасында балалар өчен экодәрес үткәрделәр. Балаларга сазлыкның күлдән нәрсә белән аерылып торуын, ни өчен суның үзе чистартылуын аңлаттылар һәм ни өчен бакалар нәкъ менә сазлыкларны сайлаулары турында да сөйләделәр. Дәрес истәлегенә барлык балалар «сикерүче бака» - оригамины өйләренә алып киттеләр.

Кама аръягы идарәсе инспекторлары Түбән Кама укучылары өчен дәрес үткәрделәр, ә Үзәк идарә белгечләре Казанның 44нче балалар бакчасында булдылар. Экологлар балаларга уникаль сазлык экосистемалары территориясендә нинди үсемлекләр үсүен, хайваннар яшәвен һәм сазлыкларда торфның кайдан килүен күрсәттеләр. Сүз уңаеннан, нәкъ менә ул суны чистарта. Сазлыкның 90 % ы торф кислоталары (таркалган үсемлек матдәләре) күп булган судан тора. Мондый мохит бактерияләрнең үсешен  һәм органик матдәләрнең таркалуын акрынайта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International