Узган атнада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсенә Чаллы шәһәренә атмосфера һавасының сыйфатына кагылышлы берничә мөрәҗәгать килде. Комсомол районының ГЭС, ЗЯБ, Сидоровка поселокларында яшәүчеләр начар исләргә зарлана.
15-21 июньдә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станцияләре (АСКЗА) артыклыкларны теркәгән
Узган тәүлектә Татарстан территориясендә – Әлмәттә сәүдә-күңел ачу комплексында һәм Казанның Промышленная урамы, 3 адресы буенча урнашкан бинада берьюлы 2 янгын чыккан. Һаваның торышын бәяләү максатында, һәлакәт булган урыннарда экологлар да оператив эшләде.
Татарстан экологлары, хәзерге вакытта гамәлдә булып килүче Атмосфера һавасы торышын күзәтүнең территориаль системасын үстерү максатыннан чыгып, Россия һәм чит илләрнең алдынгы тәҗрибәсен өйрәнүне дәвам итә. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында “ТИОН” компанияләре төркеме вәкилләре белән очрашу үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Финляндиянең Vaisala компаниясе вәкиле белән һава сыйфатын мониторинглау мәсьәләләре каралды. Үлчәү-исәпләү датчиклары белән тәэмин итүче бик зур корпорация бу.