Түбән Кама районының мониторинг базасы һава пычрануын контрольдә тотуның ике кече габаритлы станциясе белән тулыланды

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

«ТАИФ-НК» АҖ (Түбән Кама ш.), Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән үзара хезмәттәшлек турында имзаланган килешү кысаларында, Түбән Кама районының Төзүчеләр бистәсендә һәм Прости бистәсендә кече габаритлы контроль станцияләрен урнаштырды. Торак пунктларда яшәүчеләрдән атмосфера һавасы сыйфатына мөрәҗәгатьләр, шулай ук Түбән Кама предприятиеләре һәм автотранспорт чыганакларыннан чыккан матдәләрнең параметрлары турында Министрлыкның җыелма мәгълүмат базасын кулланып анализ нәтиҗәләре урнашу урыннарын сайлауда өстенлекле булган. 

Яңа контроль станцияләре һаваның торышын 9 күрсәткеч: углерод оксиды, азот оксидлары, күкерт водороды, күкерт диоксиды, формальдегид, аммиак, бензол, фенол, этилбензол буенча күзәтергә мөмкинлек бирәчәк. Артыклыклар ачыкланган очракта, оператив профилактик чаралар күреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, ТР Экология министрлыгы белән «ТАИФ-НК» АҖ арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә агымдагы ел башында киң вәкиллекле утырыш  кысаларында имза салынган иде. Документ автоматик контроль станцияләреннән атмосфера һавасының пычрануы турындагы мәгълүматларны үзара алмашуны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International