Казанның Совет районында атмосфера һавасы сыйфатына даими мониторинг гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә билгеләнде. Үзәк территориаль идарә инспекторлары, Экология министрлыгының үзәк экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге белгечләре белән берлектә, пробаларны, шул исәптән төнлә дә, сайлап алалар. Урынга чыгып, 4 мәртәбә уздырылган атмосфера һавасын анализлау нәтиҗәләре буенча артыклык очраклары ачыкланмады. Шикаятьләрнең яңа дулкыны белән бәйле рәвештә күчмә экология лабораториясе урынга чыгуларны дәвам иттерәчәк.
Моннан тыш, әлеге территория чикләрендә урнашкан предприятиеләргә даими рәвештә мониторинг алып барыла. Бу – «Прогресс» проект-технологик компаниясе» ҖЧҖ, ул микрорайонның төньягында эшли. Шулай ук, «Казан оптика-механика заводы» АҖ һәм «Дәүләт гмәли оптика институты» ФҖБ» АҖ, аларны Росприроднадзор тарафыннан федераль экологик күзәтчелектә торалар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, селитеб (торак) зонада атмосфера һавасы сыйфатын контрольдә тоту мәсьәләләре Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе вәкаләтләренә керә.