Александр Шадриков: “Яңа, алдынгы тәҗрибә эзләү кирәк. Бүген “ТИОН” компанияләре төркеме вәкилләре белән һаваның сыйфаты буенча фикер алышу булды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Татарстан экологлары, хәзерге вакытта гамәлдә булып килүче Атмосфера һавасы торышын күзәтүнең  территориаль системасын үстерү максатыннан чыгып, Россия һәм чит илләрнең алдынгы тәҗрибәсен өйрәнүне дәвам итә. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында “ТИОН” компанияләре төркеме вәкилләре белән очрашу үткәрелде.

“Ирешелгәннәргә генә канәгать булып яшәргә ярамый. Яңа, алдынгы тәҗрибәләрне эзләп табып, соңыннан аларны гамәлгә кертү кирәк”, – дип басым ясап әйтте   министр Александр Шадриков. “Татарстан –-лидер төбәк, барысы да аңа тигезләшергә тырыша, шуңа күрә төбәк белән хезмәттәшлек итү – безнең өчен бик мөһим”, – дип билгеләп үтте, үз чиратында, “ТИОН” компанияләре төркеме генераль директоры урынбасары Дмитрий Ольховик.

Очрашу кысаларында Александр Шадриков, Татарстан Республикасында иң зур мониторинг челтәрләреннән берсе гамәлдә булып килә, атмосфера һавасын пычратуның җыелма исәпләмәләре кулланыла, дип басым ясап әйтте. “Хәзер без табигатьне саклау законын бозучыны бик тиз генә билгеләү мөмкинлеге бирердәй бердәм платформа, компьютер программасын булдыру белән кызыксынабыз”, – диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International