Татарстанда ике янгын урынында һава пробалары алынды

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә Татарстан территориясендә – Әлмәттә сәүдә-күңел ачу комплексында һәм Казанның Промышленная урамы, 3 адресы буенча урнашкан бинада берьюлы 2 янгын чыккан. Һаваның торышын бәяләү максатында, һәлакәт булган урыннарда экологлар да оператив эшләде.

Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәнең махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре Әлмәттәге сәүдә-күңел ачу үзәгенең җил исә торган ягыннан атмосфера һавасы пробаларын алган. Төзүчеләр проспекты, 10 адресы буенча урнашкан торак йорт янында, күчмә экологик лаборатория ярдәмендә, углерод оксиды, азот оксиды, азот диоксиды, углеводород, бензол, толуол, этилбензол, ксилол суммалары кебек пробалар анализланган. Матдәләрнең кирәгеннән артып китү очраклары ачыкланмаган. Сәүдә үзәге каршындагы автомобиль юлы янында алынган пробаларны тикшерү нәтиҗәсе дә шундый ук.

Казанда атмосфера һавасы пробалары 9 нчы июльдә, 00:30 сәгатьтә алынган. Алга таба тикшерү өчен, пробалар ТР Экология министрлыгының Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясенә тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International